Оберіть трек для відтворення
Өметсез заман өметсез балалары
Көйдерә канатларны вәгъдәләр ялкыны
Көйдерәм үпкәләрне онытам сабакларын
Яңалык капкалары алдында түгелә күз яшләрем
Мин әле әзер түгел пәрәвез үрел
Үрмәле юллар адаштыра гомер
Барысы күмер көтеп арыды үлем кабатла исем
Катлаулы келәм туганнан бирле тегәм кулыңны күтәр
Кем әле исән чыкмасын истән
Газаплар кичергән буын белән аяк атлыймын бергә
Ләкин без түгел бердәм без күптән үзгә
Кем сыгыла кем түзә мәгарә диварлары сыта
Өметне өзә күперләрне сүтә
Карыны туймас бирән эчкә кереп үтә
Әҗәл иреннәрдән үбә, очып китә түбә
Сезнең дәрәҗә бик түбән авыр менәргә
Сора бу урамнардан сора шәһәрдән
Куркудан чыдый алмас борын тишелер идән
Ишелер кибән төтенгә әверелә чирәм
Мин мәңгегә төзәлмәм юк мин үзгәрмәм
Үз куркуларым колы мәңге өстерим золым
Һәр нәрсәнең үз бәясе бар һәм ул бик югары
Ачык яраларым аша чыга минем шайтаннарым
Һәм югалган бала кебек алар кычкыра ярып
Усал тукта кан тир җир ка бер таш
Бир бәр кер сук сек ир ат
Мә ет зи рат буш баш кот кат
Та гын бер кат әйдә чыгарып ат
Усал тукта кан тир җир ка бер таш
Бир бәр кер сук сек ир ат
Мә ет зи рат буш баш кот кат
Та гын бер кат әйдә чыгарып ат
Кичәгенең калдыклары яраларны куптара
Минем эчке әгъзаларымны актарып чыгара
Бу хайваннар арасында калдым бер мин бичара
Минем итем белән туклана алмый һич алар
Серкә белән эретеп булмый кабыкны ул чыдам
Бау эзләре калды муенда хаман кычыта
Үткәннәрнең шәүләләре нигәдер аша чынга
Минем табан аслары ялкын фатыйха ут чыга
Мин югалам бу урманнарда мин елыйм мин куркам
Мин нарасый мин ташландык мин үксез ятим бала
Чиксез нәфрәт һәм курку мине тудырган пар канат
Эчтән ашап бара суалчан очрашырбыз кабат
Без очрашырбыз кабат әзерлә салкын корал
Ышанырлык бу дөньяда калды бары тик дәҗҗал
Чебен туе черек уйлар мыжлый шаукымы кортлар
Җибәрә җибәрми җимерә җибәрми шайтаннар
Муеннан пычракта
Бик тупас пычаклар
Ышанма колакка
Шаулама уятма
Юк файда ояттан
Бик авыр йозаклар
Якынрак туфракка
Янып бет учакта
Ян янып бет көл булып утыр керфегемә
Ян янып бет көл булып утыр керфегемә
Ян янып бет көл булып утыр керфегемә
Ян янып бет нәфрәтем учагында
Ян янып бет көл булып утыр керфегемә
Ян янып бет көл булып утыр керфегемә
Ян янып бет көл булып утыр керфегемә
Ян янып бет нәфрәтем учагында
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет
Ян янып бет, янып бет